Баулы мәчетендә мөселман лагере эшли

2016 елның 27 марты, якшәмбе

19марттан  2нче апрельгә кадәр теләкләре булган малайлар һәм кызлар иртәнге 9 дан көндезге сәгать 12 гә кадәр әлеге лагерьдә була алалар. Мәчеткә килгән балаларга 5 көн дәвамында  Урыссуның “Фәнис” мәдәрәсәсендә белем алучы шәкертләр коръән сүрәләре, гарәп графикасы нигезләрен өйрәтә. Укырга, язарга өйрәнүдән тыш балаларга әдәп-әхлак кагыйдәләрен алга куйган кыска вәгазьләр тыңлатыла. Шулай ук талчыгып киткән арада хәрәкәтле уеннар, махсус балалар өчен куелган өстәл теннисында көч сынашып алу мөмкинлеге дә тудырылган.

Ә 3-нче апрель көнне мөселман лагеренә йөреп дини белемнәрен ныгыткан балалар өчен коръән уку бәйгесе оештырылачак.

 

Хезмәткә дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International