«Доброволецлар – балаларга” 5 нче Бөтенроссия акциясе кысаларында Гаилә көне алдыннан “Гаилә” социаль приюты тәрбияләнүчеләре Баулы ГХАТ бүлегендә кунакта булып киттеләр.
27 нче апрель көнне Исергәп авыл китапханәсендә “Хәзинә” клубы кысаларында “Үлемсезлек, бөеклекнең ачкычын алган Тукай” исемендә кичә үтте. Кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү үткәрелде, викторина сораулары бирелде.
29 апрель Шалты авылында китапханә, мәдәният йорты белән берлектә мәктәптә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Яздан аерып булмый Тукайны” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Үткән атнада Баулы ГХАТ бүлегенә 10 бала теркәлде, шуларның 6- сы кыз, 4 – се малай.
Татар Томбарлы урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Данил Минязов 22 нче апрель көнне “Авылыбыз сулыклары” иҗади эзләнү эше белән Зәй шәһәрендә үткәрелгән VII региональ «Тукай укулары» фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, диплом белән бүләкләнде.
“Хезмәткә дан” газетасы һәм Баулы телерадиокомпаниясе Габдулла Тукай тууының 130 еллыгына багышланган шигырь укучылар бәйгесе игълан итә.
Районның Татар Кандызы мәктәбендә 2015 елда бер күркәм традициягә нигез салганнар.
Районның Татар Кандызы мәктәбе укучылары санитар-экологик акциядә катнашуларын дәвам итә.
“Мәрхәмәтле яз атналыгы- мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” кысаларында Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган кубка акча җыелды.
“Язгы игелек атнасы " акциясенең үткәрү кысаларында Баулы ГХАТ бүлегендә Көмеш туен билгеләп үтүче Александр Анатольевич һәм Галина Владимировна Дробышевларны котладылар.