Мәрхәмәтле эшләр эстафетасы - Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

“Мәрхәмәтле яз атналыгы- мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” кысаларында Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган кубка акча җыелды.   Акцияның максаты- Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм күрсәтү.

   Баулыда  шәфкатьле, мәрхәмәтле халык яши. Алар хәйрия акциясендә актив катнаштылар. Май бәйрәмнәре  алдыннан җыелган 4 мең  сум акча хоспис исәбенә күчерелде. Акция  дәвам итә.

Хоспистагы ярдәмгә мохтаҗ сабыйларга ярдәм күрсәткән һәр кешегә зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International