Үткән атнада Баулы ГХАТ бүлегендә 10 бала теркәлде

2016 елның 6 мае, җомга

6 майда Леонид һәм Анна гаиләсендә икенче булып туган ир бала теркәлде. Егор  3330 гр. һәм 54 см буй белән 24-нче апрельдә  доньяга килә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирна Мурсалимова бәхетле  әтине җылы котлап туу турындагы таныклык һәм Җиңү символы – Георгий тасмасы тапшырды.

Үткән атнада Баулы ГХАТ бүлегенә 10 бала теркәлде, шуларның 6- сы кыз, 4 – се  малай.

 Һәр гаиләне ихлас котлыйбыз, балаларын тулы, бәхетле  гаиләләрдә тәрбияләүләренә ышанып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International