“Язгы игелек атнасы " акциясенең үткәрү кысаларында Баулы ГХАТ бүлегендә Көмеш туен билгеләп үтүче Александр Анатольевич һәм Галина Владимировна Дробышевларны котладылар. Александр Анатольевич һәм Галина Владимировна 25 ел тату гаилә булып яшиләр. Авыр нефть тармагында эшләп, югары техник белем алганнар, ике уллары да әти-әни эзеннән баралар.
Шушы тантаналы көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәре А.Ахметова юбилярларны җылы котлады, истәлекле таныклык тапшырды һәм Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясесен дәвам итеп Георгий тасмасы тапшырды.
Юбилярлар өчен бик күп матур теләкләр әйтелде, В.Митряшкина башкаруындагы җыр музыкаль бүләк булып яңгырады.
Юбилярларны ихлас күңелдән котлыйбыз! Һәр яңа көн яңа шатлыклар китерсен, көмеш мәхәббәт еллар үтү белән алтынга әйләнсен!