Баулы сулыклары турында Зәйгә барып сөйләгән

2016 елның 3 мае, сишәмбе

Татар Томбарлы урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Данил Минязов 22 нче апрель көнне “Авылыбыз сулыклары” иҗади эзләнү эше белән Зәй шәһәрендә  үткәрелгән VII региональ «Тукай укулары» фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, диплом белән бүләкләнде.

Республиканың унбер районыннан йөздән артык бала конкурста катнашкан, шуларның алтмышлабы сайлап алу турын үтеп, конференциядә катнашу хокукына лаек булган. Алар арасында Данилның да эше бар. Ул фәнни эзләнүен Татар Томбарлы авылы сулыкларын, чишмәләрнең тарихын, исемнәре килеп чыгышын өйрәнүгә багышлаган.  Данил авылның өлкән кешеләреннән сорашып күп кенә материал туплаган.

– Данил бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә җыена, – ди аның фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Миңнеәхмәтова.

 

 


Кадрия Гыймазова

bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International