Әнис Зәки улы һәм Раиса Муса кызына бүген Баулы ГХАТ бүлегендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип исемләнгән медаль тапшырылды.Зур матур хезмәт һәм тормыш юлы үткән Галиевлар гаиләсе бу бүләккә күптән лаек.
Баулы ГХАТ бүлегендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне алдыннан күңелле мәшәкәтләр күп булды
Мөсөлмән халкының иң зур бәйрәмнеренең берсе – Ураза бәйрәме алдыннан Баулы районы ГХАТ бүлегендә 200-нче бала теркәлде.
Районыбыз мәчетләрендә ифтар кичәләре дәвам итә. 17 июньдә Баулының “Өмет” мәчетендә узганы аеруча күркәм булды. Анда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Ураза ае дәвам итә, димәк изге гамәлләр кылу бик урынлы. Бүген “Өмет” мәчетендә Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин тарафынан корбан чалынды.
10 нчы июнь көнне Томбарлы авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган чара үткәрелде. Китапханәгә мәктәптә оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балалар килде.
1 июнь-Бөтендөнья Балаларны яклау көне уңаеннан,Салих авылы китапханәсе каршында балалар өчен “Бәхетле балачак “- дип аталган Сабантуй үткәрелде.
Россия көне иң яшь, иң патриотик бәйрәм. Шушы бәйрәм көне алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә 25 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды.
Татар Кандызы авылында нефтьчеләр ярдәме белән тиешле булмаган урында оештырылган өч гектарга сузылган чүплек юк ителгән. Киләчәктә бу урынга агачлар утыртырга исәп тоталар. Тагын да кыр эшләре барышы һәм башка мәсьәләләр хакында аппарат киңәшмәсендә сөйләнде.
1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан, Томбарлы мәдәният йорты каршында балалар өчен “Сабантуй балкышы” дип исемләнгән чара үткәрелде.Бәйрәмне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре үткәрде.