Баулы ГХАТ бүлегендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне алдыннан күңелле мәшәкәтләр

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне алдыннан күңелле мәшәкәтләр күп булды.

Иртүк матур итеп киенгән яшь пар никахны теркәү турында гариза язды. Руслан белән Алия бу тантаналы көнне кәләшнең диплом алган көне белән туры китерергә булганнар.  Аннары Игорь белән  Эльза никах теркәү көнен һәм вакытын броньладылар.

Бәйрәм алды көнендә ике яңа туган бала теркәлде. Рәдиф белән Гөлнара гаиләсендә Рәнил исемле ир бала, ә Рамил белән Айгөл гаиләсендә Дарина исемле кыз бала дөньяга килде.

Баулы районында  якты бәйрәм алдыннан яңа ике гаилә туды. Бүген Константин Владимирович һәм Гөлназ Анисовна,   Гайса Мухаметович һәм Роза Назиповна  никахларын теркәделәр.

Бар гаиләләргә дә мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм шатлык телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International