12 июнь - Россия көне.

2016 елның 14 июне, сишәмбе

10 нчы июнь көнне Томбарлы авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган чара үткәрелде. Китапханәгә мәктәптә оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балалар килде.

Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Эльвира балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. "Россия детям" һәм "Народы России" дип исемләнгән бай эчтәлекле, төсле рәсемле, яңа китаплар аша балалар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International