Баулы ГХАТ бүлегендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип исемләнгән медаль тапшырылды

2016 елның 16 июле, шимбә

Әнис Зәки улы һәм Раиса Муса кызына бүген Баулы ГХАТ бүлегендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип исемләнгән медаль тапшырылды.Зур матур хезмәт һәм тормыш  юлы үткән Галиевлар гаиләсе бу бүләккә күптән лаек.

Күп еллар җитәкче булып эшләгән  Әнис Зәки улы  һәм бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Раиса Муса кызы күп төрле Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгәннәр.

Мәхәббәт, тугрылык, бер-береңне хөрмәт итүгә нигезләнгән  бу гаиләдә  намуслы, уңышлы, яхшы балалар тәрбияләнгән.  Галиевлар бүгенге көндә балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яшиләр. Бүгенге бәйрәмдә дә алар янәшә торып, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Медальне Баулы район Советы аппарат җитәкчесе Р.Хамидуллин һәм муниципаль район  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Хуснуллина  тапшырдылар. Галиевлар гаиләсен шулай ук хезмәттәшләре дә котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International