“Хайваннар дөньясы: рептилияләр”

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

14 март көнне Исергәп авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен Экология елына багышланган “Хайваннар дөньясы: рептилияләр” дип аталган танып белү сәгәте үткәрде.

Балалар сөйрәлүче хайваннарның төрләре белән таныштылар, РФ, ТР һәм Баулы районы Кызыл китабына кергән сөйрәлүче хайваннар турында мәгълумат алдылар. Чара ахырында  әдәби әсәрләр буенча викторина үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International