Уңыш ашламалы җирдә була

2017 елның 17 марты, җомга

Баулы районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Быел 45 мең гектарга якын мәйданда бөртекле һәм азык культуралары үстерү күздә тотыла.

Баулы районында уҗым культуралары 7000 гектар тәшкил итә. Аграрийларга чәчүлек мәйданның һәр гектарына йогынты ясаучы матдәсе кимендә 65 килограмм минераль ашлама кертү бурычы куелган. Республика районнарында гектарына уртача 44,5 килограмм ашлама әзерләнгән, ә безнең районда кимрәк – 27,4 килограммга якын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International