Баулы районы балалар бакчалары шигырь бәйгесендә көч сынашты

2017 елның 19 марты, якшәмбе

Баулының беренче санлы балалар бакчасында “Дөньяны шигырьләр белән бизик” дип исемләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шигырь уку бәйгесе булды. Чарада районның барлык балалар бакчалары да катнашты.

– Сез шигырь сөйләгәч, без сезгә бик нык итеп кул чабарбыз. Шигырьләрне оялмыйча, кычкырып, матур итеп сөйләргә кирәк, – диде катнашучы балаларны тынычландырып, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рима Огородникова. – Әгәр дә ялгышасыз икән, сүзләрен онытасыз икән борчылмагыз, – диде ул.

Шигырь бәйгесен дүрт кешедән торган жюри – район мәгариф бүлеге начальнигы Рима Огородникова, мәгариф бүлеге  ветераннары Айсылу Авзалова, Рәзинә Шараева һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча өлкән белгеч Роза Нәфыйкова карап, бәя бирделәр.

– Мин инде 35 елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Без татар авылында торгач, балалар ана телен камил беләләр, – ди Татар Кандызы балалар бакчасы тәрбиячесе Тәнзилә Закирҗанова. – Соңгы елларда бакчабызда катнаш никахлардан яки күченеп килгән башка милләт балалары белән дә эшләргә туры килә. Татар балаларына рус телен, башка милләт балаларына үзебезнең татар телен өйрәтергә тырышабыз. Чөнки алар безнең авылда яшәгәч, аларга бит әле татар телле мәктәпкә дә өйрәнергә кирәк. Телне өйрәтүне күбрәк аралашу аша бирергә тырышабыз. Ә менә бүгенге бәйгегә килгәндә, без ел саен катнашырга тырышабыз. Узган елда безнең бакчадан Айсылу Нигмаева беренче урынны алган иде, быел да тырышып әзерләнде. Сынатмас дип уйлыйм, – дип фикерләрен безнең белән бүлеште.

– Мин әнием белән көн саен бу шигырьне кабатладым. Әтиемә, әбиемә һәм бабаема да сөйләп күрсәттем. Алар мине мактадылар, белмим инде, монда ничәле куярлар, – ди Исергәп балалар бакчасына йөрүче Самира Чулпанова.

– Миңа биш яшь, минем мондый конкурсларда катнашканым бар инде, – диде батыр гына итеп 12 санлы балалар бакчасына йөрүче Анелия Әхмәтшина. – Бүген мин Резедә Вәлиеваның “Энҗе-мәрҗән калфагым” дигән шигырен яттан сөйләп күрсәтәчкмен.

Балалар тарафыннан 21 чыгыш күрсәтелде. Алар арасында Габдулла Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре, Роберт Миннуллинның “Энекәш кирәк миңа” дигән шигырьләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Шулай ук Покров-Урыстамак балалар бакчасыннан Егор Алексеевның удмурт телендәге шигыре дә соклангыч булды.

Нәтиҗәдә, бәйгенең гран-при иясе дип Кызылъяр балалар бакчасыннан Эмиль Габидуллин игълан ителде. Ул Фәнис Яруллинның “Горур булыйк” шигырен сөйләде. Беренче урынга “Виктория” балалар бакчасыннан Алинә Хәйруллина, икенче урынга “Алтынчәч” балалар бакчасыннан Анелия Әхмәтшина һәм өченче урынны “Рябинка”дан Данияр Ханов белән “Бәләкәч” балалар бакчасыннан Амалия Гиниатуллина бүлештеләр. Чыгыш ясаган һәр балага бәйгедә катнашканы өчен грамоталар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International