6 - нчы июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе авыл Мәдәният йорты белән берлектә 8 июль - Гаилә һәм тугрылык көненә багышлап “Гаилә – мәхәббәт һәм бәхет нигезе” дип аталган кичә үткәрделәр.
22 июльдә Николашкинода Авыл көне зурлап билгеләп үтеләчәк.
Баулы районында 140 күпфатирлы йорт исәпләнә, аларның кырыгы авылларда
Покровский Урыстамакта яшәүче Ирина Золотарева мөгезле эре терлек үрчетү технологларының республика бәйгесендә өченче урын алды.
Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары "Чиста һава” акциясе кысаларында автомобильләр эшләп чыгарган газдагы зарарлы матдәләр күләмен тикшерде.
Шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен Исергәп авылында яшәүче хезмәт ветераны Бибигөл апа Батраева да билгеләп үтте. Әниләрен, әбекәйләрен олы юбилее белән котларга аның өенә балалары, оныклары җыелды, бергә тату гомер иткән күршеләре керде, район җитәкчелеге килде
Ашыгыч hәм кичертергесез ярдәм күрсәтү өчен 25 июньнән 1 июльгә кадәр ашыгыч медицина бригадалары 247 тапкыр чыктылар, алар 256 авыруга ярдәм күрсәттеләр. Хастаханәгә 25 кеше салынды, шулардан башка медицина учрежденияләренә 8 кеше.
Баулы район ГХАТ бүлегендә июньаенда 24 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 13- малайлар, 11- кызлар. 7 бала гаиләдә беренче булып, 10– икенче,7- өченче булып туды
“Татнефтедор” җәмгыятенең Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе 1нче Баулы участогы, юлларны ремонтлаганда, яңа асфальт заводында җитештерелгән асфальтны куллана.
Район аграрийлары чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү планын 43 процентка үтәгән.