22 июльдә Николашкинода Авыл көне зурлап билгеләп үтеләчәк.
Бу көнне николашкинлыларга һәм авыл кунакларына зур мәдәни программа тәкъдим ителә. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак концертта “Евровидение” конкурсында Россия данын яклап дөньякүләм танылу алган “Бураново әбиләре” ансамбле чыгышы да көтелә. Бәйрәм кысаларында халык һөнәрчеләре эшләнмәләре күргәзмәсе, спорт уеннары, удмурт артистларының җырлары белән » дискотека да булачак.