Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары "Чиста һава” акциясе кысаларында автомобильләр эшләп чыгарган газдагы зарарлы матдәләр күләмен тикшерде.
Экология министрлыгы белгече Илүсә Сәетова билгеләп үткәнчә, һаваны пычратуда автомобильләрнең өлеше - 70 процент. Бүгенге көнгә инспекторлар йөздән артык автомобильне тикшергән, аларның унал-тысына карата беркетмә төзелгән. Табигатьне пычратуы нормадан арткан автомобильләрне файдаланучыларга 500 сум штраф каралган.