“Татнефтедор” җәмгыятенең Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе 1нче Баулы участогы, юлларны ремонтлаганда, яңа асфальт заводында җитештерелгән асфальтны куллана.
Юл хезмәткәрләре Потап-Томбарлы - Татар Кандызы автоюлының бер чакрым участогын капиталь ремонтлаган, Баулы - Потап-Томбарлы юлында да шундый ук күләмдә эш башкарган.
Юлларга хезмәт күрсәтүгә бүленгән акчалар хисабына Баулы - Октябрьский, Октябрьский - М5 автомобиль юллары участоклары, шулай ук Казан - Оренбург федераль трассасы ягыннан Покров-Урыстамак авылына илткән юл, әйләнеп үтә торган юл, Татар Томбарлыдан Шәмәйгә кадәрге юлның бер өлеше асфальт капламы яңартылган.