Баулы район ГХАТ бүлегендә 2018 елның алты аенда 157туу турында акт теркәлде

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Баулы район ГХАТ бүлегендә июньаенда 24 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 13- малайлар, 11- кызлар. 7 бала гаиләдә беренче булып, 10– икенче,7- өченче  булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур  мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән,июнь  аенда Әмир, Артём,  Рамазан, Даниэль, Әлим, Рәхим, Мирослав, Святослав, Родислав, Михаил, Ильяс, Айнур, Матвей, Әмина, Аделина, Ангелина, Амелия, София, Ева, Жасмина, Евангелина, Александра, Алсу, Анастасиядигән  исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 21 яшь, иң яшь әтигә  ­­23яшь,  иң өлкән анага 42һәм  иң өлкән әтигә  55 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International