Быел Баулыда “Җирле әһәмияттәге юлларны, вак таш-ком катнашмасы җәеп, норматив хәлгә китерү” программасы буенча юлларны ремонтларга 20 миллион сум акча салынган булган. Агымдагы елда әлеге программа буенча авылларда һәм шәһәрдәге ике урамда җирле әһәмияттәге юллар ремонтланган.
Шимбә, 15 сентябрьдә, Бөтендөнья чисталык көне узачак.
Баулы шәһәрендә күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт бара. Бүгенге көндә эшләрнең 85 процентыннан артыгы башкарылган.
Баулы районында ашлык суктыру 87 процентка үтәлгән. 52,3 мең тонна икмәк урып-җыелган. Уңыш гектарыннан уртача 21 центнер тәшкил итә.
Татарстанда сентябрь аномаль җылы булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевка сылтама белән РБК хәбәр итә.
Баулы районы Кызылъяр авылы мәдәният йортында Республика көненә, Авыл көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Мортаза авылында мәдәният йорты төзү ахырына якынлашып килә. Эшләрнең 90 проценты башкарылган.
Август аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде:16-малай һәм 9 кыз. Шуларның 8 се гаиләдә беренче бала,9 – икенче, 7 - өченче, 1-дүртенче бала булып туган.
Баулы районы муниципаль районнар арасында үткәрелгән республика смотр-бәйгесе җиңүчеләре арасына кергән. Республика көне уңаеннан Казанда узган чарада Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да катнашты.
Баулыда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Анда узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, киләсе уку елына максатлар һәм бурычлар куелды.