«Ватан» клубын капиталь ремонтлау буенча җәмәгать тыңлауларында район җитәкчелеге, шәһәр халкы һәм «Шәһәр» бөтенроссия урбанистик хакатонда (башкача - эшләүчеләре форумы) катнашучылар - яшь дизайнерлар катнашты.
21-27 сентябрьдә Татарстанда «Шәһәрләр» урбанистик хакатонының чираттагы этабы уза. Яшь архитекторлар, дизайнерлар һәм реставраторлар республика шәһәрләре белән танышалар һәм шәһәр төзелеше вариантларын тәкъдим итәләр. Аларга республикада җиде локацияне үзгәртергә тәкъдим ителде. Алар арасында Азнакай, Мамадыш, Лениногорск, Баулы һәм Арча районнарының яшьләр үзәкләре, шулай ук Казанның «Сандугач» яшүсмерләр клубы һәм Артпространствосы бар.
Хакатонны үткәрү нәтиҗәләре буенча проект-җиңүче игълан ителәчәк. Җиңүче-проектны тормышка ашыру ТР яшьләр сәясәте инфраструктурасы объектларын реновацияләү программасы кысаларында узачак.
Тыңлауларда баулылар «Ватан» клубын төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.