Баулылар "Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019" конкурсында катнаша алалар

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

"Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү үзәге" Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән "Татарстан Республикасының туристлык сувениры-2019" IV ачык конкурсы башлануы турында игълан итә.

Бу бәйге ел саен үткәрелә һәм күп кенә осталарга, һөнәрчеләргә, сәнгать һәм иҗат коллективларына, шулай ук балалар оешмаларына үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, шулай ук Татарстан Республикасы регионнарының туристик җәлеп итүчәнлеген арттыра.

Конкурс җиде номинациядә үтә. Һәр номинациядә җиңүчеләр дипломнар һәм 50 мең сум акчалата бүләк белән бүләкләнә. Конкурста катнашу өчен, 2019 елның 25 октябренә кадәр конкурс гаризасын түбәндәге адрес буенча бирергә кирәк: Казан ш., Мәскәү ур., 55-41, яисә konkurs-suvenirov@yandex.ru почтасына.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 264-45-12, 236-06-43.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International