Баулыда муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы уза

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Бүген Баулы муниципаль районы башкарма комитетында Татарстанның дүрт районы муниципаль хезмәткәрләренең муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу эшләрен оештыру һәм үткәрүгә багышланган ике көнлек стажировкасы башланды.

Стажировканы ачуда катнашучыларны Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров сәламләде. Ул кыскача ике көн дәвамында теоретик һәм практик дәресләрдә каралачак сораулар белән таныштырды. Стажерларның остазы - район башкарма комитетының муниципаль сатып алулар бүлеге начальнигы Ләйсән Мөсифуллина. Стажерларга норматив-хокукый базаны, сатып алуларны планлаштыру, контрактлар төзү, гаризаларны электрон кибеттә урнаштыру, контрактларны үтәү, өзү һәм шартларын үзгәртү мәсьәләләрен һәм башкаларны үзләштерергә кирәк булачак.

Стажировка нәтиҗәләре буенча катнашучылар йомгаклау аттестациясе узачак.

Фәридә Зыярова

Фото: Светлана Васильева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International