ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында «Халык контроле» нә хәбәр итүчеләр бүләк алырга мөмкин.

Бурычлы эш бирүче хезмәткәргә хезмәт хакын тоткарлаган һәр көн өчен РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан чыгып исәпләнгән акчалата компенсация түләргә тиеш. Түләү вакыты хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көннән соң, фактик түләү көненә кадәр исәпләнә.

Баулы агрокөллиятенең актлар залында Сталинград сугышына багышланган тарихи квесты узды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  2020  елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый   инициативалары» Гомумроссия  иҗтимагый  берләшмәләр  берлеге яшьләрнең авторлык  проектларына  һәм   мәгариф  өлкәсендәге  проектларга    «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия  конкурсын  уздыра.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм «Хезмәткә дан» район газетасы шигырь бәйгесе игълан итә.

ТАССРның 100 еллыгы рәсми порталында һәркем үз районы вәкиле өчен тавыш бирә ала. 


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

5 февральдә Татарстан юлларында көчле бозлавык, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә.

Баулы районында якындагы көннәрдә һава торышы начарлану көтелә. 

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2020 елда балалары туган гаиләләр бала тәрбияләүдә кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә.

Концерт 8 февраль, шимбә көнне узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International