ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2020 елда балалары туган гаиләләр бала тәрбияләүдә кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә.
Яңа туган балалар өчен бүләк Татарстан территориясендә даими яшәүче һәм җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә генә бирелә.
«Бүләк комплекты тудыру йортыннан чыгарылган көнне бирелә. Моның өчен бала тудыру йортына гаиләгә җан башына уртача керем күләме турында республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлеге тарафыннан бирелгән белешмә тапшырырга кирәк. Әгәр бүләк комплекты чыгарылган көнне алынмаса, гаилә аны бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча яшәү урыны буенча бала тудыру йортында алырга мөмкин», – дип аңлатты социаль яклау бүлеге башлыгы Людмила Козикова.
Баулыда шушы көннәрдә кызлары туган күп балалы Хәйретдиновлар гаиләсенә бүген бүләк комплекты тапшырдылар. Алар Баулыда мондый социаль ярдәм чара алган беренче гаилә.
Хәйретдиновлар гаиләсенә бүләк комплектын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина тапшырды. Ул ата-ананы гаиләләрендәге шатлыклы вакыйга белән котлады һәм мондый бүләк - гаилә бюджеты өчен яхшы ярдәм, дип билгеләп үтте.
Бүләк комплектында сабый өчен кирәкле барлык әйберләр бар: балалар комбинезоны, мендәр-кокон, юрганнар, подгузниклар, пеленкалар, яңа туган балалар өчен кием-салым, гигиена чаралары һәм хәтта киез итекләр.
Гыйнвар башында уллары туган Регина һәм Мансур Миняҗевлар гаиләсе дә бу көнне шундый ук комплект алды.
Фото: Баулы-информ