100 күренекле татарстанлы өчен тавыш бирү бара

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгы рәсми порталында һәркем үз районы вәкиле өчен тавыш бирә ала. 

«Республиканың һәр районында үз эшләре, җиңүләре һәм казанышлары белән кече ватаннарын һәм бөтен Татарстанны таныткан каһарманнар бар. Шагыйрь һәм спортчылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр, рәссамнар һәм Ватанны саклаучылар, музыкантлар һәм җәмәгать эшлеклеләре — бу гасыр дәвамында республиканы алга этәргән кешеләр», диелә сайтта.

Бу исемлектә безнең якташыбыз Фәнис Яруллин исеме дә бар.

Әлеге сылтама буенча күчеп, тавыш бирергә мөмкин: http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm?action=confirm&id=4220129&template_id=1228

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International