Баулы волонтерлары "Сталинград сугышы" дип исемләнгән тарихи квест үткәрделәр

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Баулы агрокөллиятенең актлар залында Сталинград сугышына багышланган тарихи квесты узды. Анда беренче, икенче, өченче курс студентлары катнашты.

Квест барышында катнашучылар, Сталинград сугышы геройлары һәм вакыйгалары турындагы сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерә алдылар. Квест-уенда катнашучылар техника һәм кораллардан ату тавышы язмаларын тыңладылар һәм һәр аудиофайлны техника моделе белән чагыштырдылар, схема буенча хәрби самолетлар һәм күперләр җыйдылар һәм башка биремнәрне үтәделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International