Баулыларга шигырь конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм «Хезмәткә дан» район газетасы шигырь бәйгесе игълан итә.

Бер катнашучыдан иң күбе өч шигырь кабул ителә. Тәкъдим ителгән шигырьләр элек басылган булырга тиеш түгел. Шигырьләр татар һәм рус телләрендә булырга мөмкин, алар 24 юлдан да артмаска тиеш. Конкурс эшенә конкурста катнашучының теркәү картасы, фотография һәм кыска автобиография теркәлергә тиеш.

Иң яхшы эшләр район газетасында басылып чыгачак.

Эшләр Үзәк китапханәдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә::

Баулы ш., Гоголь ур., 21«А» й., тел. 5-62-13.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International