Яшь баулылы республика конкурсы призеры булды

2020 елның 26 мае, сишәмбе

«Мирас – объекты культурного наследия Республики Татарстан глазами детей» республика конкурсына Татарстанның 14 районыннан 100дән артык эш кергән.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган өченче республика иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды. 10-13 яшьлек балалар арасында «Реклама мини-плакаты» номинациясендә икенче урынны 5нче мәктәп укучысы Ева Дәүләтова (җитәкчесе Зөлфия Фәрхетдинова) яулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International