Баулы укучыларына кабат азык-төлек бирәләр

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Май өчен азык-төлек җыелмаларын Баулы районы мәктәпләре 1-11 сыйныф укучылары ала.

Баулы районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева сүзләренә караганда, беренче сыйныф укучылары өчен азык-төлек җыелмасы суммасы 69 сум 3 тиен тәшкил иткән. Җыелмага 460 грамм макарон, 500 грамм тары, 1 литр сок керә. 2-8 сыйныф укучылары өчен - 84 сум 7 тиен. Состав: макарон - 500 грамм, тары – 750 грамм, сок – 1 литр. 9-11 сыйныф укучылары өчен - 130 сум 9 тиен. Состав: макарон – 1 кг, тары – 1 кг 247 грамм, сок - 1 литр.

Баулы районы мәктәпләрендә укучыларның гомуми саны 3887, дотацияләрнең гомуми суммасы 353 мең 406 сум 9 тиен тәшкил иткән. Район мәктәпләренә азык-төлек җыелмаларын узган атнада җомга көнне кайтаралар башладылар. Укучыларның ата-аналары азык-төлекне, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, график буенча алалар.

Айгөл Хөсәенова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International