Баулы муниципаль районы Иҗтимагый советында алдагы эш планнары турында фикер алыштылар

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Бүген Баулыда Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина катнашында район Иҗтимагый советы әгъзалары утырышы узды.

Утырышта совет составына үзгәрешләр кертелде. "ТАТМЕДИА" АҖнең "Баулы-информ" филиалы җитәкчесе Евгения Ливанова һәм ТҖҮ рәисе Люция Иванова составтан чыгарылган әгъзалар урынына кабул ителде.

Шулай ук илкүләм проектлар буенча комиссия составына Иҗтимагый совет әгъзаларын кертү турында карар кабул ителде.

Район һәм республика юбилей елында эш планы буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, районның Иҗтимагый советы рәисе Татьяна Мурзакаева безнең районда "Баулы районының 90 еллыгына 90 игелекле эш" акциясе үткәрү инициативасы белән чыкты. Акция кысаларында берничә чара планлаштырылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International