Россия Элемтә министрлыгы ярдәм программасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә. Ташламалы процентка кредитлар алуга дәүләт катнашы булган компанияләр дә, шәхси компанияләр дә дәгъва итә алачак.
Баулы районына грипптан вакцинаның беренче партиясе кайтарылды.
Татарстанда балалар түгәрәкләре һәм секцияләре эшендә чикләүләр юк, әмма Covid-19 коронавирусы аркасында белем бирү учреждениеләрендә кайбер таләпләрне үтәргә туры киләчәк.
Баулы районында 81 процент ашлык суктырылган инде.
Салым органнары бурычлары булган гражданнарга салым түләүне кичектермәскә киңәш итә.
Кичә, Баулы районының 90 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көнне, Кырымсарай авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды.
Бүген, 29 августта, Баулының төньяк-көнбатыш өлешендәге стадионда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында ярышлар узды, аларда 49 кеше катнашты.
Баулыда мини-футбол буенча турнир узды.
Тискәре метеорологик күренешләр фаразланмый.
29 август кичендә урыны белән яшенле яңгыр, җилнең 19-24 метрга кадәр көчәюе, көчле яңгырлар һәм боз явуы көтелә.