Баулыда тренажёр-машинкаларда ярышлар узды

2020 елның 29 августы, шимбә

Бүген, 29 августта, Баулының төньяк-көнбатыш өлешендәге стадионда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында ярышлар узды, аларда 49 кеше катнашты.

Ярышларны оештыручы Марат Ильясов сүзләренә караганда, тренажёр-машинкаларда мондый ярышлар безнең шәһәрдә өченче тапкыр, әмма мондый масштаблы ярышлар беренче тапкыр уза. "Бу юлы Бөгелмә һәм Октябрьскийдан катнашучылар килде, барлыгы 49 кеше, - дип сөйләде Марат Ильясов. Безнең "Мин булдырам" командасыннан 11 кеше катнашты.

Тренажер-машинкаларда беренче урыннарны Ирина Марущак, Константин Семыкин, Илгиз Габидуллин, Егор Васильев, Регина Галиева, Сергей Чурин, Ангелина Арчибасова, Ирина Степанцева, Елена Герман, Максим Пахомов алды.

Текст, фото: Ләйсән Галимова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International