Баулыда вакцинация башланды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Баулы районына грипптан вакцинаның беренче партиясе кайтарылды.

Районга узган атнада кайткан 2500 вакцинаның 1200се Баулы районы халкына ясалган инде. Баулы үзәк район хастаханәсенең медицина буенча баш табиб урынбасары Евгений Сергеев сүзләренчә, сентябрь башында сезонлы грипптан вакцинаның икенче партиясен кайтару көтелә. Аерым игътибар мәгариф хезмәткәрләрен, балаларны, өлкән яшьтәге гражданнарны вакцинацияләүгә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International