Баулыда балалар түгәрәкләре ничек эшләячәге билгеле

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Татарстанда балалар түгәрәкләре һәм секцияләре эшендә чикләүләр юк, әмма Covid-19 коронавирусы аркасында белем бирү учреждениеләрендә кайбер таләпләрне үтәргә туры киләчәк. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

"Балалар өстәмә белем бирү учреждениеләренең эше турындагы сорауга җавап бирәм. Бүген балалар өчен түгәрәкләр, секцияләр һәм өстәмә дәресләр уздырыла торган мәдәни үзәкләр һәм башка үзәкләр эшенә чикләүләр юк. Әмма әлеге оешмалар барлык профилактика чараларын төгәл үтәргә һәм, һичшиксез, безгә хәбәр итәргә тиеш - ачылышка кадәр бер эш көненнән дә соңга калмыйча", - дип билгеләп үтте Патяшина. Баулы шәһәре укучылары йорты директоры Елена Никифорова оешмада түгәрәкләр ачу турындагы мәгълүматны раслады.

Якын арада түгәрәкләр җитәкчеләре әти-әниләргә уку елы башлану турында хәбәр итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International