Баулы районында тагын бер мәдәният йорты яңартылды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Кичә, Баулы районының 90 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көнне, Кырымсарай авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды.

Мәдәният йортын капиталь төзекләндерү агымдагы елның мартында башланган, эшләрнең гомуми бәясе 10 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Бина 40 ел элек төзелгән булган һәм шул вакыт эчендә мәдәни объект ремонтланмаган.

Капиталь ремонт вакытында бинаның түбәсе, идәне алыштырылды, стеналар буялды, түшәмнәр эшләнде. Шулай ук тәрәзәләр алыштырылды, яңа ишекләр куелды. Салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү инженерлык челтәрләрен, шулай ук җылылык һәм электр челтәрләрен ремонтлау эшләре башкарылды.  

Авыл халкын мәдәният йорты сәхнәсеннән Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин һәм Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International