Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» проектында катнашты. Ул авыр тормыш хәлендәге балалар һәм яшүсмерләрнең теләкләре язылган ике открытка алды.
Ел нәтиҗәләре буенча хастаханәдән тыш авыручылар саны 2019 белән чагыштырганда 10 тапкырга арткан.
Президент Указы буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе гаиләдәге 7 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы (7 яшь тулганнарын да кертеп) исәбеннән балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 5 әр мең сум акча түләячәк. Әлеге төр түләү 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, Татарстан Республикасында Пенсия фондының барлык Клиент хезмәтләрендә, эш көне графигы буенча, 8 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен 5000 сум күләмендә түләү алуга гаризалар кабул ителәчәк.
Кичә, 20 декабрьдә, Казанда каратэ киокусинкай буенча «Казан Кремле» бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Россиянең 15 төбәгеннән 500дән артык спортчы катнашты.
"Җәлил укулары" Халыкара әдәби бәйгесенең зона туры нәтиҗәләре билгеле булды. Республика этабына безнең районнан 8 кеше узды.
Баулының милләт тормышына битараф булмаган ханымнары үзәк китапханәдә очрашты. Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең быелгы эшенә йомгак ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде.
Урыны белән томан көтелә. Юлларда бозлавык.