Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, Татарстан Республикасында Пенсия фондының барлык Клиент хезмәтләрендә, эш көне графигы буенча, 8 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен 5000 сум күләмендә түләү алуга гаризалар кабул ителәчәк.
Гариза бары тик 2020 елның 1 июленнән соң туган балаларга гына бирелә, калганнарга барлык түләүләр автомат рәвештә декабрь ахырына кадәр башкарылачак.