Ел нәтиҗәләре буенча хастаханәдән тыш авыручылар саны 2019 белән чагыштырганда 10 тапкырга арткан.
Бүген район башлыгы белән очрашуда Баулы үзәк район хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев агымдагы елда пневмония белән авыручылар саны 1200 кеше булуын хәбәр итте. Алдагы ел белән чагыштырганда сан ун тапкырга арткан - 2019 ел нәтиҗәләре буенча баулылар арасында нибары 120 инфекция очрагы ачыкланган.
Бүген Баулы шәһәренең провизор госпиталендә 35 пациент дәвалана.