Баулылар Каратэ киокусинкай буенча бөтенроссия турниры призерлары булдылар

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Кичә, 20 декабрьдә, Казанда каратэ киокусинкай буенча «Казан Кремле» бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Россиянең 15 төбәгеннән 500дән артык спортчы катнашты.

Баулы данын тренер Ильяс Садретдиновның ("Барс" каратэ кекусинкай клубы) ун укучысы  яклады.
Масштаблы ярыш 12 сәгатькә якын дәвам итте.

Ярышлар йомгаклары буенча үз авырлык категориясендә беренче урынны Ралина Сәхипгәрәева алды. Көмешне Карина Зыярова яулады. Киеренке көрәштә өченче урынны Илья Покровский, Кәрим Вәлиев, Роберт Хафизов, Виктория Горопач алды.


Калган балалар алдагы җиңүләре өчен кирәкле ярыш тәҗрибәсе алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International