Баулының милләт тормышына битараф булмаган ханымнары үзәк китапханәдә очрашты. Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең быелгы эшенә йомгак ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде.
БТК Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсенә билгеләнгән яңа җитәкче белән таныштырды. Әлеге вазыйфага мәгариф системасында эшләп, саллы тәҗрибә туплаган, әлеге вакытта “Ласточка” лагере директоры булып хезмәт иткән Светлана Нургали кызы Мөхәммәтҗанова сайланды.
Моңа кадәр бу вазыйфаны уңышлы башкарган Румия Мөҗаһит кызы Шәфикова, сәламәтлеге торышы сәбәпле, иҗтимагый эшне калдырырга мәҗбүр булды.
Очрашу барышында, проблемаларны уртага салып сөйләшү узды, киләчәккә планнар барланды.