2023 елда Татарстанда инвалидлыгы булган 32 мең гражданга электрон сертификатлар ярдәмендә 237 мең берәмлек техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләр бирелде. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 140 миллион сум акча җибәрде.
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды хезмәткәрләре өлкән буыннарның аралашу үзәге активистлары белән берлектә, госпитальдә яткан яралы сугышчылар өчен, гуманитар ярдәм җыю буенча акция үткәрделәр.
21 февраль төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- томан;
- һава температурасының -25 градуска кадәр түбәнәюе.
23 февраль Россия Почтасының республикадагы барлык бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 22 февральдә почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
20 февральдә 15.00 сәгатьтә Баулының туган якны өйрәнү музеенда ике рәссам – Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзалары Хәмит Латыйпов һәм Илья Максимов күргәзмәләре эшли башлаячак.
20 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Массакүләм чаңгы марафоны йөзләгән баулылыны берләштерде.
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында 2023 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеш йомгакларына һәм агымдагы елга бурычларга багышланган Баулы районы Советы утырышы узды.
18 февраль кичен, 19 февраль төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
- кар;
- буран;
-күз күреме буран вакытында 1000 метрга кадәр начарлануы;
-юлларда кар көртләре барлыкка килүе.
18 февраль көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
- күз күреме 1-2 км га начарланган буран;
- секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил.