Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды хезмәткәрләре өлкән буыннарның аралашу үзәге активистлары белән берлектә, госпитальдә яткан яралы сугышчылар өчен, гуманитар ярдәм җыю буенча акция үткәрделәр.
Шәһәр һәм районның битараф булмаган гражданнары 600дән артык күлмәк, эчке кием комплектлары, пледлар, юрганнар, беренче медицина ярдәме медикаментлары һәм кыр шартларында кирәкле башка күп нәрсәләр алып килгәннәр.
Җыелган әйберләр һәм дарулар 50 тартмага тутырылган. Эшмәкәр һәм волонтер Елена Гадельшина госпитальгә илтү өчен җыелган ярдәмне рәхмәт сүзләре белән кабул итте.
Баулы шәһәренең өлкән буыннарның аралашу үзәгендә МХО катнашучыларга ярдәм җыю буенча акция даими рәвештә үткәрелә. Теләге булган һәркем, Баулы районының Клиентлар хезмәтенә (бүлек хокукларында) - Һади Такташ урамындагы 21- нче йортның 14- нче кабинетына, мөмкин кадәр ярдәм китерә ала.