Васил Шәйхразиев: Баулы районында уңай динамика күзәтелә

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында 2023 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеш йомгакларына һәм агымдагы елга бурычларга багышланган Баулы районы Советы утырышы узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин катнашты.

Мәдәният йорты фойесында предприятиеләр һәм оешмаларның продукциясе күргәзмәсе оештырылды.

Сессиядә Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров узган елда муниципаль районның социаль-икътисади үсеше һәм 2024 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.

Республика буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында Баулы районы 12 - нче урында тора. 2023 елда тулаем территориаль продукт күләме 55 миллиард сум тәшкил иткән. Баулы муниципаль районы икътисадының нигезен сәнәгать тәшкил итә, анда аның тулаем территориаль продукттагы өлеше 78 процент. Сәнәгать җитештерүенең төп өлеше нефть чыгару предприятиеләренә туры килә.

Хисап елы йомгаклары буенча үз җитештерүенең җибәрелгән товарлар күләме 14 миллиард 980 миллион сум тәшкил итте, 2022 елга үсеш 16,6 процент. 2023 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 7 миллиард сумнан артык тәшкил итте, 2022 ел дәрәҗәсенә карата үсеш 12,4.

Ильяс Гозәеров үз докладында район тормышының барлык өлкәләренә тукталды, уңышларын билгеләп үтте һәм хәл итүне таләп итүче мәсьәләләрне билгеләде.

Үз докладында Баулы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Азат Гайсин узган ел алар гомуми үлем күрсәткечен 14,7 проценттан 13,4 процентка кадәр киметүгә ирешкәннәрен сөйләде. 2024 ел ахырына 12,8 процент күрсәткеченә чыгу бурычы куелды. Баш табиб, премьер-министр урынбасарына мөрәҗәгать итеп, дәвалау учреждениесендә компьютер томографиясе аппаратын урнаштыру кирәклеге турында билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев аңлатуынча, бу мәсьәлә белән республиканың сәламәтлек саклау министры дәрәҗәсенә чыгарга кирәк. Шул ук вакытта ул пациентларның гомерләрен саклап калу буенча бурычларны төгәл үтәргә кирәклеген ассызыклады.

Премьер-министр урынбасары үз чыгышында район үсешен анализлады һәм эшләргә кирәк булган проблемаларны күрсәтте. Быел ул демографик ситуациягә аерым игътибар бирергә кушты.

Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International