23 февральдә почтальоннар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының Республика бүлеге белән килешенгән график буенча китерәчәк.
24 февральдә бүлекләр гадәти график буенча хезмәт күрсәтәчәк.
Эш графигы белән танышырга яки картада иң якын ачык почта офисын pochta.ru сайтында яки компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.