Сишәмбе көнне районыбызда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Аны Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев, ТР Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарә начальнигы Булат Камалов озатып йөрде.