Сыер савучылар арасында иң яхшы күрсәткечкә «Берлек» җәмгыятеннән Регина Ситдыйкова иреште. Икенче урында “Колос” җәмгыятеннән Наталья Макарова, өченче урында “Кызылъяр” җәмгыятеннән Римма Абдуллина. Көтүне яңарту технологлары арасында иң оста белгеч дип, узган елдагы кебек үк, “Колос” кооперативыннан Светлана Макарова табылды. «Кызылъяр» җәмгыятеннән Айгөл Миңнеәхмәтова аннан чак кына калышты. Өченче урынга “Николашкино” җәмгыятеннән Вера Потапова лаек булды. Конкурста җиңүчеләргә Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.