Ярышлар ТР Көньяк-Көнчыгыш Казыяты тарафыннан оештырылды. Уеннар барышында Баулы районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җитәкчелегендәге Баулы мөселманнары командасы беренче урынны яулады, шәхси беренчелектә Илнур Хәйруллин өченче, ә аның улы Илдар беренче урынга лаек булды.