Бу көн күңелләрдә мәңге яшәр

2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңүе хөрмәтенә бүген Октябрь һәм Җиңү мәйданнарында шәһәребезнең хезмәт коллективлары һәм мәктәпләре укучыларының тантаналы йөреше һәм митинг узды. Сугышның миллионлаган корбаннарын, солдатларның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын искә алу өчен бирегә меңләгән баулылы җыелды.

Митингта сәламләү чыгышы белән район башлыгы Альберт Хәбибуллин, ТР премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, сугыш ветераны Фаразетдин Камалетдинов, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов чыктылар. Алар Ватан хакына үз тормышларын кызганмаган ветераннарга рәхмәт һәм ихтирам хисләрен белдерделәр.

Баулылылар һәм шәһәребез кунаклары һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Хемәткә дан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International