Ихлас күңелдән

2012 елның 27 апреле, җомга
Беренче Май буыннарны һәм дәверләрне берләштерә. Ул кешеләрнең өмет-ышанычларын Һәрчак яхшыга һәм тагын да лаеклырак тормыш шарт­ларына өметләндерә, ләкин иң мөһиме - ул безгә алыштыргысыз күңел күтәренкелеге бирә. Бу көнгә бердәмлек хисе хас. Бу көннәрдә без туган районы­бызга кайгыртучанлык, үз йортыбызга мәхәббәт хисе белән эшләргә яратабыз: ишегалларын һәм урамнар­ны тәртипкә китерәбез, шәхси йорт яны участокла­рында эшлибез.
Яз һәм хезмәт көнендә без төрле Һөнәрдәге һәм яшьләрдәге кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Хәзер Һәрбер кеше үз гаиләсенең киләчәге, туган якны үстерү өчен мөһим адымнар ясый. Уйланылганнардан безгә әле күп нәрсәләрне тормышка ашырасы бар, ләкин без ышанабыз, районыбызның хезмәт сөючән, иҗади рухлы һәм үз традициясенә тугры халкы билгеләгән максатларга ирешер.
Бәйрәм белән сезне, баулылылар, якташлар. Сезгә тынычлык, сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм иҗади хезмәт сөенечләре!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International