Баулы районы Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов авыл халкы белән бергә ташуга каршы әзерлек эшләре алып бара.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Татарстанда һәм тулаем Россиядә хәзер медицина битлекләренә кытлык күзәтелә. Баулы даруханәләрендә дә сатуда алар юк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар.
13 март көнне «Яшьләр доньясы» күппрофильле яшьләр үзәге базасында «Коррупциягә каршы бергә» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Солдатка хат. Сугыш чоры балалары турында" бөтенроссия бәйгесенә старт бирелде. Анда 7-17 яшьлек мәктәп укучылары катнаша ала.
Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең продуктивылыган арттыру чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Начар метеорологик күренешләр: кар, юеш кар, төнлә һәм иртән аерым районнарда буран, 15 метрга кадәр җил, юлларда бозлавык.
Ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә «Җир сәгате» халыкара акциясен үткәрә.
Март аеннан электр энергиясе өчен "Татэнергосбыт" АҖнән аерым квитанция килмәячәк.
Сыйфатлы дарулар, төргәге бөтен булса да, кире кайтарылмый яки алмашырылмый. Ә сыйфатсыз даруны яки медицина билгеләнешендәге товарны сатучыга кире кайтарырга мөмкин.